Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Кыя тауга ялгыз менмиләр, Тормыш парлыларны ярата"


2024 ел Россиядә Гаилә елы буларак билгеләп үтелә. Гаилә тормышы - һәрберебез өчен очсыз-кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы. Бүгенге бәйрәмебезнең кунаклары, шул юлдан гомер буе матур итеп атлаучылар, пар канатлы, бер-берсеннән башка яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып яшәүче иң матур гаиләләр. 50 ел бергә гомер итеп, матур алтын туйларын билгеләп үтүче Ринат абый һәм Рәмзия апа Хафизовлар, 45 ел яшәп, сапфир туйларын билгеләп үтүче Фәрит абый һәм Саймә апа Галимҗановлар. 40 ел пар канатлар булып яшәүче гаиләләребез, рубин туйларын бәйрәм итүче Мансур абый һәм Рәхилә апа Магсумовлар, Рәис абый һәм Мәскүрә апа Сабировлар. Кичәбез гаиләләребезнең тормыш юллары, мәхәббәт тарихлары белән таныштыру, гаилә серләре белән бүлешүләр белән үрелеп барды. Рәмзия апа белән Ринат абыйларның моңлы тавышлары таң калдырса, Саймә апа матур шигырьләрен бүләк итте. Мансур абыебыз оста баянчы, үзенә алмашка оныгын да бик матур итеп гармунда уйнарга өйрәткән. Парлап гармунда уйнаулары бәйрәм кичәбезгә үзе бер ямь өстәде. Рәис абый үзебезнең Сөрде авылы егете, Мәскүрә апай Саба районы Олы Арташ авылыннан. Аларның мәхәббәт тарихлары да үзенчәлекле булып чыкты. Мәскүрә апай Сөрдегә иптәш кызына кунакка кайта, ә Рәис абыйның яңа гына Армия сафларыннан кайткан вакыты була. Рәис абый кунак кызын күреп, йөрәк түренә салып куя. Ике ел очрашып йөргәннә соң гаилә корып җибәрәләр. Бәйрәмебезгә гаиләләребезнең балалары, оныклары да зурлап кайткан иде. Алар әти-әниләрен, матур бәйрәмнәре белән котлап, чәчәк букетларына күмделәр. Безнең бәйрәм чарасын матур җырлары белән бизәгән җырчыларыбызга, катнашкан барлык гаиләләргә зур рәхмәтләребезне белдереп калабыз! Исәнлек-саулык сезгә! Алдагы көннәрегездә дә, пар канатларыгызны талдырмый, балаларыгызның, онык-оныкчыкларыгызның игътибарын, хөрмәтен, күңел җылысын тоеп, сәламәт булып яшәргә язсын дигән теләктә калабыз.