Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Күз яшьләре аша балкыган Җиңү"

8 нче май көнне Сөрде мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Күз яшьләре аша балкыган Җиңү"дип исемләнгән хәтер кичәсе үтте. Сугыш беткәнгә 79 ел вакыт узып китсә дә, әлеге авыр елларны, безнең тынычлыгыбыз өчен башын салган ветераннарыбызны онытырга хакыбыз юк. Кичәбез кунаклары өчен "Китапларда солдат батырлыгы" исеме астында китап күргәзмәсе һәм Бөек Ватан сугышына карата ясалган презентация тәкъдим ителде. Кичәбез Бөек Ватан сугышында башын салган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлгә веноклар салу белән тәмамланды. Әлеге кичәгә килгән авыл халкына, чыгыш ясаган укучыларга, һәрбер кешегә олы рәхмәтләребез.