Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

Викторина "Тукай иленә сәяхәт"

Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланган "Тукай иленә сәяхәт" дигән уен кичә үтте. Балалар Габдулла Тукайның әкиятләреннән төзелгән интерактив уен һәм викторина сорауларына җавап бирделәр. Кичәбез шагыйрьнең шигырьләре, җырлары белән үрелеп барды. Китапханәдә укучылар өчен "Тукай шигъри чишмәбез" исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителеп, аңа күзәтү ясалды.