Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

Иҗади бәйге "Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә"

"Гаилә елы" уңаеннан Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китап укучы гаиләләрне барлау максатыннан "Китаплы гаилә - гыйлемле гаилә" исемле иҗади бәйге игълан иткән иде. Бүген безнең зона бәйгесе Яңа Кенәр мәдәният йортында үтте.
Безнең Сөрде авыл китапханәсе данын яклап, Сөрде авылыннан Нәҗмиевлар гаиләсе бик матур чыгыш ясадылар һәм "Тарихлы гаилә" номинациясендә җиңүче булдылар. Чын күңелемнән сезне шушы җиңүегез белән тәбрик итәм һәм олы рәхмәтләремне җиткерәм.