Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

Библиотечный прайм-тайм "Галиҗәнап китап - тылсымлы көч"

2 апрель-Халыкара балалар китабы көне. Балалар китабы киләчәк буынны тәрбияләүдә, тормышта дөрес юнәлеш сайлауда зур роль уйный. Китап укып үскән баланың саф җаны, югары фикерләү дәрәҗәсе бар. Шуны исәпкә алып, 3 апрельдә Сөрде авыл китапханәсендә башлангыч һәм урта сыйныф укучылары өчен "Галижәнап китап-тылсымлы көч" дип исемләнгән прайм – таймы үткәрелде. Чара барышында китапханәче цитаталар һәм иллюстрацияләр ярдәмендә балаларны күргәзмәдән кызыклы китаплар белән таныштырды. Укучыларны укырга кызыксындыру максатыннан, катнашучылар бер-берсенә укыган китаплары турында реклама ясадылар. Прайм-тайм кызыклы һәм мавыктыргыч килеп чыкты.