Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

Китап күргәзмәсе "Китап - яшәү өлгесе"

2 апрель — Халыкара балалар китабы көне.
Бөтендөнья балалары яратып укый торган әкиятләрнең авторы Ганс Христиан Андерсен 1805 елның 2 апрелендә туган. 1967 елдан бәйрәм ителүче Халыкара балалар китабы көне нәкъ менә бөек әкиятченең туган көнендә билгеләнә дә инде.Шул уңайдан китапханәбездә "Китап - яшәү өлгесе дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкьдим ителде.
Бу көнне без дә бик көтеп алабыз, укыган китаплар турында сөйләшәбез, укучылар белән төрле чаралар уздырабыз. Соңгы вакытта китапханәбезгә бик күп матур, эчтәлекле балалар китаплары күп кайтты. Әйдәгез әле, әлеге матур китаплар белән якыннан танышу өчен китапханәбезгә рәхим итегез