Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

Эко-викторина "Кошлар безнең дусларыбыз"

1 нче апрель Халыкара кошлар көне уңаеннан Сөрде авылы китапханәсендә мәктәп укучылары өчен “Кошлар безнең дусларыбыз!” исемле эко-викторина уены үткәрелде. Укучыларга “Кошлар безнең дусларыбыз” исеме астында китап күргәзмәсе һәм презентация  тәкъдим ителде. Укучылар белән ике командага бүленеп, кошларга багышлап төзелгән биремнәр буенча ярыш уздырдык. Табышмаклар, серле шигырьләр һәм  кошларга багышланган кроссвордлар чиштек. Ике команда да укучылар бик тырышлар булдылар. Дуслык җиңде.