Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

Деревенские посиделки "Плетение браслетов дружбы".

9 нчы мар көнне Сөрде авыл китапханәсендә кич утыру “Дуслык беләзекләре” ясау буенча мастер класс үтте. Китапханәче татар халкының гореф-гадәтләре турында һәм  элегрәк безнең ата-бабаларыбызның кышкы озын кичәләрен ничек үткәргәннәре, ни өчен мондый кичәләрне утырышлар дип атаганнары турында сөйләде. Чараның беренче өлешендә кул эшләре турында кыскача мәгьлүмат бирелде, ә икенче өлешендә чарада катнашучы Алсу Нәҗмиева Дуслык беләзекләрен ясау буенча мастер-класс күрсәтте. Мастер-класста укучылар үз куллары белән якты дуслык беләзеген үреп карадылар. Дуслык беләзекләре яшь буын арасында популяр. Төсле җепләрдән ясалган Дуслык беләзекләрен дуслык мөнәсәбәтләренең классик символы дип санарга мөмкин. Мондый беләзекләрне иң яхшы дусларыгызга бүләк итергә яки үзегез өчен ясарга мөмкин. Әлеге чарада укучылар бик теләп катнаштылар.