Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Жизнь без наркотиков!"

Кешелек дөньясы каршында хәзерге көннең иң куркыныч афәтләрнең берсе – наркомания һәм аңа каршы көрәш проблемасы тора. 1 март – Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көне. 
Әлеге көн уңаеннан, Сөрде авылы китапханәсендә “Жизнь без наркотиков!” дигән темага киңәш-күргәзмә тәкъдим ителде. Яшүсмерләр белән әңгәмә алып барылды. Әңгәмә барышында укучыларны кешелек дөньясының наркотик матдәләрне куллану тарихы белән таныштырдык, наркоманиянең килеп чыгуы һәм таралу сәбәпләре турында сөйләдек, сәламәтлекнең – зур байлык, ә наркотиклар сәламәтлек өчен зарарлы икәнен аңлаттык. Укучылар, үз чиратында, кеше сәламәтлегенә китергән зыяны турында белгән фикерләре белән уртаклаштылар.