Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

Творческая мастерская «Творим, выдумываем, изобретаем»

Сөрде авылы китапханәсендә мәктәп укучылары өчен наука елына багышланган чара узды. Әлеге чарада катнашучылар Россиянең бөек галимнәре исемнәре белән таныштылар, «галимнәр» нең кем икәнен, «фән» нең нәрсә икәнен, ни өчен кирәклеген белделәр. Үзләре дә тикшерүчеләр һәм сынаучылар роленә кереп, әйләнә-тирә дөньяның гаҗәеп күренешләрен аңларга тырыштылар, үз талантларын һәм белемнәрен күрсәттеләр. Аннары барыбыз бергә табигый материаллардан балалар белән слайм һәм төрле химик реакцияләр эшләп карадык.