Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Изгелек яшәтә дөньяны"

Махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә аз гына булса да ярдәм итү максатыннан, Сөрде мәдәният йортында Яңа Кенәр авыл җирлегенә кергән мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләре, авыл үзешчәннәре ярдәме белән "Изгелек яшәтә дөньяны" дип исемләнгән хәйрия концерты булып үтте. Безнең сүзебезне тыңлап, якташларыбызның язмышларына битараф булмыйча, әлеге чарага килгән һәм үз өлешен керткән барлык кешегә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Махсус хәрбия операция меңәрләгән кешеләрне берләштерде. Бакчага йөрүче баладан башлап, пенсионерларга чаклы солдатларыбызга кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша: кемдер йон эрләп носки бәйли, кемдер токмач кисә, кемдер сохари киптерә. Без дә бу эштән читтә калмадык, авылыбызның хатын-кызлары ярдәме белән окоп шәмнәре ясадык һәм маскировка өчен сетка үрдек. Шушы эшләргә катнашкан барлык авылдашларыбызга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Бу сугышлар тизрәк тәмамланып, егетләребез исән-сау гаиләләре янына кайтырга насыйп булсын иде дигән теләктә калабыз.