Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Батырлык урыны - Әфганстан!"

15 февраль Совет гаскәрләренең соңгы солдатын Әфганстан республикасыннан чыгаруның 35 еллыгы уңаеннан, Яңа Кенәр мәдәният йортында бик матур бәйрәм чаралары үтте. Әлеге чарада безгә дә чыгыш ясарга насыйп булды. Сөрде авыл китапханәсендә, безнең авыл җирлегеннән хәрби бурычын Әфганстанда үтәгән солдатларыбызга багышлап "Батырлык урыны - Әфганстан" дип исемләнгән истәлек-күргәзмә тәкъдим ителде. Күргәзмәдә солдатларыбызга багышлап төзелгән "Әфган кыйпылчыгы йөрәктә"исемле альбом, китаплар, истәлек язмалар урын алды. Шулай ук "Очсын иде күктә ак күгәрчен,
Булмасыннар иде сугышлар" дип исемләнгән презентация белән дә таныша аласыз.