Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

“Ә син Дәүләт гербы турында беләсеңме?”

7 нче февраль Сөрде авыл китапханәсендә,Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көненә багышланган мавыктыргыч чара булып узды.  Медиачас кысаларында Без Татарстан гербының барлыкка килү тарихы, аның символикасы һәм һәр элементның әһәмияте турында мәгълүмат бирдек..Герб һәм Татарстан Республикасы турында белемнәрне тикшереп карар өчен укучыларга викторина тәкъдим ителде. Чара төрле яшьтәге балалар өчен дә, олылар өчен дә кызыклы булды.