Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Бер телем икмәк кадере"

1944 елның 27 гыйнвары Ленинградның камалыштан чыккан көне.Бөек Ватан сугышы тарихындагы бөек вакыйгага сиксән ел вакыт үтеп киткән. Ленинградның тиңдәшсез батырлыгы тарихка халыкның гаҗәеп кыюлыгы һәм геройлыгы эпопеясы булып кереп калды.Бу тарихи датаны искә алып Сөрде мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Бер телем икмәк кадере”дигән патриотик кичә үткәрелде. Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр 872 көнгә камалышта кала. Ленинградлылар өчен бу үлем исе аңкып торган иң авыр 872 көн була. Авыр, сынаулы көннәрдә шәһәрдә якынча 400 меңгә якын бала-чага олылар белән беррәттән була.Исән калучыларны бердәнбер коткарган вакыйга-ул Ладога күле аша шәһәргә җиткерелүче бик аз күләмдәге азык запасы була.Камалышта калучыларның ничек яшәвен сөйләп аңлатып бирерлек кенә түгел.Шундый шартларда ачлыктан хәлсезләнгән хезмәт ияләре,эшчеләр,балалар сугыш кирәк –яраклары белән һәм кораллар белән бер өзлексез фронтны тәэмин итеп торалар.Укучыларга дошман белән чолгап алынган Ленинградның,шунда яшәүче ленинградлыларның ныклылыгы, батырлыгы Ладога күле аша узучы данлыклы “ЯШӘҮ ЮЛЫ-ДОРОГА ЖИЗНИ”турында презентация һәм китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Кичәбез җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды.