Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Безнең авыл батыры"

Безнең авылның да үзенең батыры бар, ул - Илнур Тимергалиев. Әлеге егетебез мобилизация башланган көннәрнең беренче көннәреннән үк, Махсус хәрби операция зонасында, үзенең гомерен кыл өстенә куеп, безнең тынычлыгыбыз өчен көрәшә. Без аның белән бик горурланабыз. Күптән түгел ул каты яраланып, госпитальдә озак кына вакыт дәвалану курслары үтте. Авылга кайткан хәбәрен ишетү белән, Илнурны үзебезгә дәшеп, аның белән очрашырга булдык. Вакыты тар булуга карамастан, Илнур сүзебезне тыңлап очрашуга килде. Бик зур рәхмәт аңа. Безнең инде өлкәннәребезнең дә, үзебезнең дә сүзләребез күп җыелган иде. Аны сорауларга күмдек. Китапханәбездә күптән инде махсус хәрби операциядә булган якташларыбыз турында материаллар "Көчле рухлы лачыннар" дип исемләнгән мәгълүмати күргәзмәдә урын алып бара. Илнур турында язма "Арча хәбәрләре" газетасының 2023 елның 15 декабрендә чыккан 49 санында урын алган. Алып укый аласыз. Илнурга изге теләкләребезне теләп, кабат очрашулар насыйп булсын дигән теләкләр белән саубуллаштык. Бу сугышлар тизрәк бетеп, егетләребез якыннары, гаиләләре, балалары яннарына исән-сау әйләнеп кайтсын иде инде.