Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Ничек мошенниклар колы булмаска?"

Мошенникларның телефон шалтыратулары нәтиҗәсендә безнең төбәкнең генә түгел, ә бөтен илнең халкы үз акчаларын югалта. Китапханәдә мошенникларның алдау очраклары буенча информация сәгате үткәрелде.  Махсус алдау очракларыннан саклану өчен чыккан листовкалар ярдәмендә, укучыларыбызны төрле алдау юлларының алымнары белән якыннан таныштырдык. Аларның да һәрберсе әлеге очрак белән якыннан таныш булып чыкты, үзләре белән булган алдау очракларын да сөйләп үттеләр. Ахырдан әлеге листовкаларны үзләренә таратып чыктык.