Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Күрмәүчеләр өчен нокталы шрифт уйлап табучы Луи Бральнең тууына 215 ел"

4 нче гыйнвар көнне күрмәүчеләр өчен нокталы шрифт уйлап табучы Луи Брайльнең тууына 215 ел тулды. Безнең китапханәбездә дә әлеге шрифт белән язылган китапларны укучы укучыбыз бар. Ул Дмитрий Пиговаев. Аның сәламәтлек турында китаплар укыйсы килгән иде. Без аңа әлеге китапларны кайтарттык. Ул аларны шулкадәр тиз укый һәм нәрсә турында укыганын эчтәлеген дә сөйләп бара. Афәрин Дима! Бүген мин аңа әлеге китапның икенче частен өенә илтеп бирдем.