Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Яңартылган китапханә"

13 декабрь Арча районы Сөрде авылында күптән көтелгән вакыйга, капиталь төзекләндерүдән соң мәдәният йорты һәм китапханә ачылды. Тантаналы чарада Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев катнашты, авыл халкын истәлекле вакыйга белән котлады. Кунакларыбызны Кыш бабай белән Кар кызы каршы алды. Бәйрәм тасмаларын кисеп, бинага узу белән кунаклар китапханә, методик бүлмә белән таныштылар. Бәйрәмебез тамашачылар залында дәвам итте. Берсеннән-берсе матур җырлар, биюләр белән үрелеп барды.Шушы мәдәният йортын, китапханәне төзекләндерүдә ярдәм иткән җитәкчеләребезгә, төзүчеләребезгә, аны матурайтуда, җыештыруда катнашкан "Аю" ширкәте җитәкчеләренә, Авыл җирлегенә, хезмәттәшләребезгә иң зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Мәдәният учагы беркайчан да сүнмәсен.