Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Сәламәтлек - зур байлык"

Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне - БМО халыкара көне 1 декабрьдә билгеләп үтелә. ВИЧ-инфекция таралу аркасында СПИД эпидемиясе турында хәбәрдарлыкны арттыру максатыннан оештырылган көн, шулай ук бу авыру корбаннарын искә алу көне буларак. 9 декабрьдә Сөрде авыл китапханәсендә бу көн хөрмәтенә яшьләр өчен презентация ярдәмендә әңгәмә уздырылды. "Сәламәтлек – зур байлык" исемле күргәзмә тәкъдим ителде һәм күргәзмәгә обзор ясалды. Китапханәче ВИЧ/СПИДның барлыкка килүе турында һәркем белергә тиеш булганны сөйләде: бу нинди инфекция, нинди юллар белән йога? Ул күпме дәвам итә, һәм үзеңне бу авырудан ничек сакларга. Бу авыру белән зарарланган кешене нәрсә көтә.. Шулай ук презентация күрсәтелде. Ахырда без “Мин СПИД турында нәрсә белдем? " дигән сораштыру үткәрдек.”