Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Без әдәпле укучылар"

14 нче гыйнвар көнне Сөрде авылы китапханәсендә мәктәп укучылары өчен "Без әдәпле укучылар" исемле дәрес-марафон үткәрелде.Дәрес-марафонда укучыларга бер-берсе һәм кешеләр белән аралашканда "Тәмле сүз" куллануларының әһәмиятен, кирәклеген ачып бирү, сөйләм телен үстерү, туган телгә мәхәббәт, әдәплелек сыйфатларын, сөйләм әдәбен тәрбияләү, "Тәмле сүз, әдәпле булу серләре" китабы белән якыннанрак таныштыру һәм китапка багышланган презентация күрсәтү максат итеп куелды.