Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

«Китап+фильм Е.Велтистов Приключения электроника”

Быел Россия Президенты указы нигезендә 2016 нчы ел “Кино елы” дип игълан ителде. Шул уңайдан 9 гыйнвар көнне укучыларның кышкы каникулларын кызыклы һәм мавыктыргыч итеп уздыру максатларыннан, балалар киносы көне уңаеннан Евгений Велтистовның “Приключения электроника” исемле киносы тәкъдим ителде. Укучыларны кино сәнгате белән кыскача таныштырып киткәннән соң, аларга кино күрсәтелде. Шулай ук ел буе иң күп китап укучыны билгеләп, аларга истәлекле бүләкләр тапшырып киттек. Кинода бер төрле, ә китапта бөтенләй икенче, шуңа күрә укучыларга Велтистовның “Новые приключения электроника” исемле  китабын үзләренә укырга тәкъдим ителде.