Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Яшел чыршы янында"

7 нче гыйнвар көнне көнне Сөрде авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Яшел чыршы янында” дип исемләнгән әкияти әдәби кичә үткәрелде. Бәйрәмдә мәктәп укучылары, бакча балалары һәм шәһәрдән каникулга кайткан балалар катнашты.     Яңа ел бәйрәмен балалар бигрәктә яратып,  көтеп алалар, чөнки бу бәйрәм сихри һәм тылсымлы. Яңа ел көнендә бөтен теләкләр чынга аша, Кыш бабай балаларга тәмле-тәмле күчтәнәчләр, матур-матур бүләкләр алып килә.     

Кыш бабай килеп җиткәнче балалар яшел чыршы тирәсендә кунакларга  матур җырлар җырладылар, биеделәр, күңел ачтылар. Бәйрәмне ямьләндереп, Кыш бабай белән Кар кызы да килеп җитте. Балалар аларга әзерләгән һөнәрләрен күрсәттеләр, Кыш бабай белән бергә төрле-төрле уеннар уйнадылар. Кунаклар да аларга кушылып уйнадылар, җырладылар.

         Кыш бабай үзенең тәмле-тәмле күчтәнәчләрен өләшеп, балаларга иң изге теләкләрен җиткереп юлга кузгалды.