Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Моңлы күз карашлары"

6 декабрь көнне клуб һәм китапханә хезмәткәрләре катнашында Яңа Кенәр коррекцион мәктәбендә инвалидлар ун көнлеге уңаеннан “Моңлы күз карашлары” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрелде.
Кичәбез уеннар, төрле маҗаралы хәлләр, җырлы-биюле уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәм кичәсенең кунаклары булып Куяннар, Эт, Мәче, Почтальон Печкин, Разбойниклар, Убырлы да килгән иде. Алар балаларга төрле уеннар уйнаттылар, биеттеләр һәм үзләренең дә һөнәрләрен күрсәтеп киттеләр. Кичәбезнең иң кадерле кунаклары Кыш бабай белән Кар кызы булгандыр мөгаен. Аларга ияреп киләсе елның кунагы Аҗдаһа да килгән иде. Чөнки тиздән Яңа ел бәйрәме якынлаша, балалар бу бәйрәмне түземсезлек белән көтеп ала. Кыш бабаебыз буш килмәгән балаларга тәмле бүләкләрен дә алып килгән иде. Балалар йөзендәге елмаюны күреп, аларның шушы кечкенә генә бәйрәм кичәсен чын күңелләрен биреп карап утырулары, уеннарда катнашып, җырлап биюләрен күрү безнең өчен зур шатлык булды. Аларга шушы ун көнлектә генә түгел, ә башка вакытларда да ихтирамлы һәм мәрхәмәтле булсак иде.