Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Туган як традицияләрен өйрәнәбез"

"Туган як традицияләрен өйрәнәбез" каз каурыеннан май канаты ясау буенча фольклор сәгате.
2023 ел Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Сөрде авылы китапханәсендә югары сыйныф укучылары өчен каз каурыеннан май канаты ясау буенча фольклор сәгате узды. Яшь буын үз халкының гореф-гадәтләрен белергә һәм истә тотарга тиеш. Каз каурыеннан ясалган май канатлары борынгы заманнардан ук табаны һәм камыр ризыкларын майлау өчен кулланылган. Сер түгел, хәзер шәһәрдә генә түгел, ә авылларда да күпләр синтетик кисточкалар куллана башладылар. Ләкин аларны матур үрелгән, уңайлы каз каурыйлары белән чагыштырып буламы? Китапханәче катнашучылар белән халкыбызның милли традицияләре, гореф-гадәтләре һәм каз каурыена бәйле "Каз өмәләре" турында сөйләде һәм фикерләре белән уртаклашты, ә авылыбызның оста, тәҗрибәле остасы, "Ак калфак" хатын-кызлар берләшмәсенә йөрүче Мәрхәбә апа, каз каурыйларының ничек уңын, суңын аерып, аларны төсле җепләр белән ныгытырга икәнен күрсәтте. Фольклор сәгатебез балаларга бик ошады, барысы кызыксынып эшләп карадылар. Әниләренә, әбиләренә үзләре үргән май канатларын бүләккә алып кайтып киттеләр.