Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

“Җиһан нуры арта кебек, өлкән затларыбыз елмайса”

1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, Сөрде мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Җиһан нуры арта кебек, өлкән затларыбыз елмайса” дип исемләнгән музыкаль кичә булып үтте. Ремонттан соң мәдәният йортыбыз әле ачылмаса да өлкәннәребезне котламый булдыра алмадык. Мәүлид аенда авылыбыз абыстае шушы яңартылган бинага коръән аятьләрен укып дога кылды. Ә без үз чиратыбызда өлкәннәребезне матур сүзләр, шигырьләр, җырлар белән бүләкләдек. Китапханәбездә өлкәннәр өчен китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Ә авылыбызның барлык өлкәннәрен видеоролик ясап чын күңлебездән Өлкәннәр көне белән котладык.