Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

«БАТЫРЛЫКНЫҢ ДАНЫ ОНЫТЫЛМАС»

Абдулла Алиш татар совет шагыйре, язучы, ул күп кенә шигырьләр, очерклар, хикәяләр, пьесалар, әкиятләр  язган. Аның әсәрләре балаларда иң яхшы сыйфатларны тәрбияләргә ярдәм итә. Танылган татар язучысының тууына 115 ел тулу уңаеннан Сөрде авылы китапханәсендә «Батырлыкның даны онытылмас» исемле мәктәп укучыларына викторина үткәрелде. Чара башында укучылар белән А.Алишның биографиясе һәм иҗаты белән таныштык, әкиятләрен укыдык. Укучыларга аның сугышта күрсәткән батырлыклары турында төзелгән викторина соруларына җавап эзләдек.