Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"БӨЕК БАТЫРЛЫК - ТАРИХ КҮГЕНДӘ"

28 нче август көнне Кзыл-Яр авылы китапханәчесе Эльвира Ахметова белән берлектә, авылдашыбыз, якташыбыз, Советлар Союзы Герое Гатаулла Салиховка багышланган "Бөек батырлык - тарих күгендә" дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрелде. Герой авылдашыбызның тормышы, аның сугыш кырында күрсәткән батырлыклары белән укучыларыбызны якыннан таныштырып, аңа багышлап ясалган презентация күрсәтелде. Аның турында ясалган күргәзмә мәгълүмат тәкъдим ителеп, укучыларыбызга обзор ясалды. Авылыбызда Героебызны зурлап, ул яшәгән урамга аның
исем бирелде. Укучылар белән Гатаулла Салихов яшәгән урамга экскурсиягә барып, аның яшәгән йорт урыны белән таныштырдык. Укучыларыбызга Герой якташыбызның тормышы белән якыннан танышу , аның батырлыклары турында ишетү бик мавыктыргыч булды.