Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Шигырь һәм җыр канатларында"

Татарстан Республикасының халык шагыйре, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның тууына 75 ел. Бүген без балалар белән шагыйрьнең иҗатына багышланган "Шигырь һәм җыр канатларында" дип исемләнгән КВН уены уздырдык. Укучылар барысы да бик теләп катнаштылар. Аның шигырьләрен укыдылар, иҗатына багышлап төзелгән презентация карадылар. Тормыш юлына багышланган сорауларга җавап бирделәр. Күп еллар "Яшь ленинчы", "Сабантуй" газетларының баш мөхәррире булып эшләгән шагыйрьгә олы хөрмәт һәм аның юбилее уңаеннан, "Сабантуй" журналының август саны махсус аңа багышлап эшләнелгән. Балалар белән әлеге журналга обзор ясадык, иҗаты турында күп яңа мәгълүмат тупладык.