Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Йөрәкләрдә саклыйк хәтерне"

Яшәеш безне ул көннән — 1941 елның 22 июненнән торган саен ераккарак алып китсә дә, тулы бер ил халкының, берничә буын кешеләренең язмышын җимергән бу хәсрәтле көн, аның дәвамы булган 1412 көн һәм төн дәвам иткән Бөек Ватан сугышы бик күпләрнең күңел түрендә мәңгелек яра булып сулкылдый.Төзәлми дә, кимеми дә бу яра. Йөрәккә кан белән язылган моңсу, кайгылы, авыр хатирәләр дә бу хәвефле елларны үз җилкәсендә татыганнарның күңел түрләрендә. Күзләрдә — яшь, күңелләрдә — мәңгелек үкенеч, мәңгелек сагыш. "Ил-көннәребез имин булсын, бу дәһшәтле еллар кабатланмасын", — ди алар. Җиңү таңының, бу тынычлыкның бәһасе бик кыйммәт икәнен белә шул алар. Без дә онытмасак иде. Хәтер көне уңаеннан китапханәбездә. "Йөрәкләрдә саклыйк хәтерне" дип исемләнгән күргәзмә-хәтер төзелеп, китап укучыларга тәкъдим ителде.