"Я в гости к Пушкину спешу"
6 июнь - бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның тууына 224 ел тулды. Шул уңайдан Сөрде авылы китапханәсендә "Я в гости к Пушкину спешу" , дип исемләнгән әдәби кунакханә оештырылды. Беренче өлешендә укчылар белән викторина сорауларына җавап бирдек. Сораулар
А.С Пушкинның әсәрләреннән алып төзелде. Икенче өлешендә укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, укыдылар.