Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Йөрәк җылысы белән"

30 нчы май көнне әдәби тәнкыйтьче, шагыйрь, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Вәлиев Мөдәррис Харис улының тууына 70 ел тулды. Шул уңайдан, Сөрде авылы китапханәсе шагыйрьнең гомер юлы, иҗатына багышланган "Йөрәк җылысы белән" дип исемләнгән видео-презентация тәкъдим итә. Әлеге видео-презентацияне ясаганда кулланган материаллар, фотолар шагыйрьнең шәхси архивыннан алынды. Әлеге материалларны тупларга ярдәм иткән, шагыйрьнең кызы Вәлиева Айсылу Мөдәррис кызына олы рәхмәтләремне белдерәм. https://vk.com/wall349808407_2973