Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Миңа ярдәм кирәк"

Һәр яшьтәге балалар эмоциональ ярдәмгә һәм эмоциональ тәрбиягә мохтаҗ. Кайвакыт тормышта чишелмәслек кебек тоелган проблемалар була, тирән җан кичерешләре, борчылу, сагыну һәм хәтта өметсезлек барлыкка килә. Авыр тормыш хәлендә калган балаларга һәм ата-аналарга ярдәм күрсәтүнең мөһим каналы булып балаларның ышаныч телефоны тора. Сөрде  авыл китапханәсендә 18 майда мәгълүмати-танып белү сәгате узды. Чара барышында китапханәче Вәлиева А.и. балаларга телефон аша балаларга һәм аларның ата-аналарына ашыгыч психологик һәм консультация ярдәме күрсәтү буенча Ышаныч телефоннары хезмәтләренең эшчәнлеге турында сөйләде. Шулай ук "Балаларның  ышаныч телефоны" видеоролигы тәкъдим ителде.