Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Батырларны барлар чак"

8 нче май көнне Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан Сөрде, Кзыл-Яр, Түбән Оры авылларында китапханәчеләр һәм клуб хезмәткәрләре, мәктәп укучылары катнашында “Батырларны барлар чак” дип исемләнгән тарихи кичә үтте. Кичәбезне Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы урынбасары Нәҗметдинов Наил Мөхәммәтбакый улы башлап җибәрде. Ул тыл батырларын котлап, үзенең матур теләкләрен җиткерде. Кичәбез матур шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды. Китапханәче Альбина Вәлиева башкорт язучысы Әнүзә Гыйззәтуллинаның «Канлы китап” шигырен  сөйләгәндә килгән  кунакларның күзләре яшьләнде. Кзыл-Яр авылында ялга кайткан Айзат Шәриповның да безнең белән әлеге бәйрәмдә катнашуы күңелләрне сөендерде. Ул авылдашларына мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм күрсәтүләре өчен үзенең рәхмәтләрен җиткерде.