Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Аҗаганнар уйнаткан әдип- Мәхмүт Хәсәнов"

Татарстанда "Милли мәдәниятлар һәм гореф-гадәтләр елы" уңаеннан Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, китапханәләр арасында "Милли мәдәният саекмас чишмә" исемле районкүләм иҗади бәйге игьлан итте.
19 нчы апрель көнне Түбән Оры мәдәният йортында, Сөрде һәм Кзыл-Яр авылы китапханәчеләре тарафыннан, "Аҗаганнар уйнаткан әдип - Мәхмүт Хәсәнов" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Язучының иҗатын тулысынча ачып бирү, аның китапларын укуга кызыксыну уяту, бәйгенең төп шарты иде.
Кичәбез язучы Мәхмүт Хәсәнов турындагы видео-язма белән башланып китте. Китапханәчеләр Альбина Вәлиева һәм Эльвира Ахметова язучының тормыш юлы, иҗаты белән якыннан таныштырып үткәннән соң, аны балалар язучысы буларак та иҗатына тукталып, "Көн җылытты" хикәясен сәхнәләштерделәр. Язучының Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия булган "Язгы аҗаган" романы, аның иҗатында аерым урын алып тора. Әлеге роман турында, ветеран укытучы Сүрия Мортазина бик эчтәлекле чыгыш ясады. Экраннардан әлеге романның беренче редакторы, язучы Галимҗан Гыйльманов истәлекләреннән видео-язма, язучының "Язгы аҗаган" романын тулысынча ачарга ярдәм итте. Бәйгебезнең төп юнәлеше - язучы иҗатында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләрне чагылдырган әсәрен укучыларга тәкъдим итү иде. Мәхмүт Хәсәновның "Саумы, кояш" романында гореф-гадәт, милли мәдәният аеруча зур чагылыш тапканга, сәхнәләштерү өчен өзекне шул романнан сайладык. Бу урында язуның әлеге романында язылган юлларга тукталасым килә: ...."Халкыбызның күңел байлыгы тиңсез, чамадан тыш бай булган. Халкыбызның меңәр еллардан бирле күңелендә сакланган илаһи рухи җәүһәрләренең рухи һәм эстетик кыйммәте әйтеп бетергесез, чамасыз зур. Әлеге милли хәзинәләребез, тарихи язма чыганакларыбыз, археоллогия ядкярләребез чал тарихның бик тирән төпкелләреннән башлана" - дип яза ул.
Игенчелек - ул борын заманнан килгән, татарның гореф-гадәтенә әйләнгән һөнәр. Мәхмүт Хәсәнов иҗатында да игенчелек, икмәк темасы зур урын алып тора. Аның "Бер уч арыш" әсәреннән өзек Альбина Вәлиева башкаруында тәкъдим ителде. Әлеге кичәгә Мәхмүт Хәсәнов иҗатына багышлап төзелгән "Халык язмышы - әдип язмышы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе, "Язучыны сагынып" дип исемләнгән буклетлар эшләп куелды.
Әлеге кичәдә катнашкан мәдәният хезмәткәрләренә, актив китап укучыларыбызга, ветеран укытучыларга, мәктәп укучыларына, килгән тамашачыларга, авыл халкына олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә дә бүгенгедәй җылы, китаплы кичәләрдә очрашырга насыйп булсын.