Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Китаплар дөньясында"

1 апрельдә Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында һәм Халыкара балалар китабы көне алдыннан Сөрде авыл китапханәсе китапханәчесе Альбина Вәлиева укучыларны "Китаплар көньясында" дип исемләнгән викторина үткәрде. Китапханәче китапның кеше тормышындагы роле һәм китапка сакчыл мөнәсәбәте турында сөйләде. Балалар танылган язучылар һәм аларның иҗаты белән таныштылар. Балалар китапларны зур кызыксыну белән карадылар, балалар язучыларының  әсәрләре белән таныштылар. Китаплар турында мәкальләрне искә төшерделәр, табышмакларны һәм ребусларны чиштеләр. "Әкиятләр дөньясында", "Хаталарны төзәт" һ.б. викторина биремнәрен бик яратып чиштеләр. Барлык балалар да чарада бик актив катнаштылар, ахырдан өйдә укыр өчен китаплар алдылар.