"Су - яшәү чыганагы"
Су - безнең планетада иң күп таралган матдә. Су - үсемлекләр, хайваннар һәм кешеләр өчен яшәү чыганагы. Бик борынгы заманнардан ук су иң кадерле һәм иң файдалы эчемлекләрдән саналган. Әлеге датага карата Сөрде авылы китапханәсендә “Су - яшәү чыганагы” исемле темага информация сәгате уткәрелде. Укучыларга су, аның чыганаклары турында мәгълумат бирелде, үз авылыбызда булган сулыклар, чишмәләр, елгалар турында презентация күрсәтелде.