Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

“Китап эченә сәяхәт”

11 нче декабрь көнне Сөрде авылы китапханәсендә мәктәп укучыларына “Китап эченә сәяхәт” исемле китапханә дәресе үткәрелде. Укучыларны китапханә кагыйдәләре, андагы тәртипләр белән кыскача таныштырганнан соң, укучыларга Нур Әхмәдиевның “Мырауҗанның туган көне” исемле китабына ясалган презентация күрсәтелде. Презентациядәге юлларны сайлап укучылар андагы шигырьләр, табшымаклар һәм китаптагы иллюстрацияләр белән якыннанрак таныштылар. Аларга китапның эчтәлеген презентация тәртибендә күрсәтү бик ошады.