Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

“Бәхет өчен күп кирәкми”

10 декабрь көнне клуб һәм китапханә хезмәткәрләре катнашында Яңа Кенәр коррекцион мәктәбендә инвалидлар ун көнлеге уңаеннан “Бәхет өчен күп кирәкми” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.

«Ачның хәлен тук белми» дигәндәй гарип кешенең җан сыкрануын сәламәт кеше ишетеп, аңлап җиткерми дә кебек. Тик ишетергә, аңларга тырышырга кирәк, бик кирәк. Язмыш тарафыннан кимсетелгәннәргә ярдәм кулын сузарга беркайчан да соң түгел. Кыйммәтле даруларга, катлаулы дәвалану чараларына һәм, иң мөһиме, безнең җылы карашка, таянычыбызга мохтаҗ кешеләр барлыгын онытмасак иде. Янәшәбездәге болай да үзләрен кимсетеп тойган дусларыбызга игътибарлырак булыйк, хәлләрен аңларга, күңел авазларын ишетергә тырышыйк, авыр тормышларына – терәк, сырхауларына – шифа, кайгы-хәсрәтләрендә юаныч булыйк.

Кичәбез уеннар, матур җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Кичәбезгә смешарик геройлары да килгән иде. Алар балаларга төрле уеннар уйнаттылар, биеттеләр, шигырьләр сөйләттеләр һәм үзләренең дә һөнәрләрен күрсәтеп киттеләр. Кичәбезнең иң кадерле кунаклары Кыш бабай белән Кар кызы булгандыр мөгаен. Чөнки тиздән Яңа ел бәйрәме якынлаша, балалар бу бәйрәмне түземсезлек белән көтеп ала. Кыш бабаебыз буш килмәгән балаларга истәлекле бүләкләрен дә алып килгән иде. Балалар йөзендәге елмаюны күреп, аларның шушы кечкенә генә бәйрәм кичәсен чын күңелләрен биреп карап утырулары, уеннарда катнашып, җырлап биюләрен күрү безнең өчен зур шатлык булды. Аларга шушы ун көнлектә генә түгел, ә башка вакытларда да ихтирамлы һәм мәрхәмәтле булсак иде.