Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Әкиятләр илендә күңелле стартлар"

Без бүген Кзыл Яр авылы китапханәчесе Ахметова Эльвира белән, Яңа Кенәр авылы "Сәйлән" балалар бакчасында "Әкиятләр илендә күңелле стартлар" дип исемләнгән уен-эстафета уткәреп кайттык. Уеннарыбыз "Чуар тавык", " Шалкан", "Теремкәй" әкиятләренә нигезләнеп эшләнде. Балаларыбыз беренче уенда, әби белән бабай ролендә Чуар тавык йомыркаларын ташыдылар, аннары әби белән бабай шалкан тотып йөгерделәр. Әле тагын балалар убырлы карчык себеркесенә дә утырып очтылар. Кар патшабикәсе биләмәләрендә, Кай исемле малайга өенә кайтырга "боз кисәкләре" дә җыйнадылар. Кар суыгыннан җылыныр өчен күмәкләп биеп тә алдык. Балалар барысы да бик актив катнаштылар, зурлар төркеме әлеге чарада кечкенәләргә көч биреп торды. Эстафетада катнашкан балаларыбызга үзебез әзерләгән кечкенә генә бүләкләребезне өләштекКечкенә сабыйларыбызны сөендерә алганбыз икән, без бик шат.