Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Замана балалары язучысы – Ләбиб Лерон"

9 нчы март көнне Яңа Кенәр урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Замана балалары язучысы – Ләбиб Лерон" дигән исем астында бик матур очрашу кичәсе үтте.
Очрашуга башлангыч сыйныф укучылары җыелганнар иде.
Татарстанның халык шагыйре Рөстәм Мингалим Ләбиб Леронның балалар иҗатына багышлап язган шигырьләренә югары бәя биреп болай ди: “...Ләбиб Лерон балаларны уйлата, нечкә күңелле, кешелекле, шәфкатьле итә торган шигырьләр язарга омтыла.” Сәхнәгә укучылар чыккач без моның шулай икәненә үзебез дә инандык. Ләбиб ага Лерон белән очрашу буласын, бүген иртән белгән балалар искиткеч әзерлекләре белән шагыйрне гаҗәпләндерделәр. Сәхнәдән бер-бер артлы чыгып шигырьләрне дә яттан сөйләүләре, Ләбиб Лерон шигырьләренә язылган җырларны матур итеп башкарулары таң калдырды.
Ләбиб абый Лерон балаларга татар телен белеп яшәүнең әһәмиятен аңлатты: татар телен белгән кеше үзбәкне дә, казахны да һәм башка төрки телле милләт кешесен дә аңлый һәм җиңел генә уртак тел таба.
Язучы укучыларга Замана “чире” телефон, социаль челтәрләрдә вакытны үткәрмәскә киңәш итте, чөнки буш вакытын китап укып үткәргән кеше күпкә белемлерәк була. Мәктәп китапханәсенә китаплар һәм журналлар бүләк итте шагыйрь. Очрашуыбыз бик күңелле һәм эчтәлекле үтте. Әлеге очрашуны оештырырга ярдәм иткән, Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры - Зарипов Хәмбәл Хәбил улына, укытучыларга, мәктәп китапханәчесенә зур рәхмәтебезне белдерәбез.