Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

“Әдипнең җылы эзләре буйлап”

5 нче декабрь көнне Сөрде авылы китапханәсендә мәктәп укучыларына Мөхәммәт Мәһдиевның тууына 85 ел тулу уңаеннан төзелгән “Әдипнең җылы эзләре буйлап” исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Укучыларны язучының иҗаты белән таныштырып, аның турында язылган газет-журнал материалларына, мәкаләләргә, истәлекләргә обзор ясалды.