Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Мостафа Ногман истәлекләре"

Кзыл Яр авылы китапханәчесе Ахметова Эльвира белән берлектә Казаннан килгән зур кунакларны - Мәдәният министрлыгының бүлек начальнигы Фәйзрахманов Айрат Шамил улы, татар язучысы, шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил, Габдулла Тукай премияләре лауреаты – Ләбиб Лерон һәм Казан арты тарих-этнография музееның туган якны өйрәнү бүлеге мөдирен Гобәйдуллин Ленар Илгиз улын - кабул итәргә насыйп булды безгә бүген.“Мостафа Ногман турында истәлекләр” дип атадык без бу Кзыл-Яр авылының тарихына кертергә лаеклы очрашуны.
Кунакларыбыз Мостафа Ногманның туып-үскән нигезен күрү, авылдашлары белән аралашып күренекле шагыйрь,тел галиме, күп кенә популяр җырлар авторы буларак танылган шәхес турында истәлекләрен тыңлап, язып алу нияте белән килгәннәр.