Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Наркомания - кешелек дошманы"

Халыкара наркомания һәм наркобизнеска каршы көрәш көненә Сөрде авыл китапханәсендә башлангыч һәм урта мәктәп яшендәге укучылар белән сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатларында түгәрәк өстәл артында әңгәмә уздырылды. Чара барышында китапханәче наркотикларның зыяны, аларның төрләре, куллану нәтиҗәләре, наркотик матдәләр җәлеп итү һәм куллану ысуллары, наркомания белән җинаятьчелек арасындагы бәйләнешләр турында сөйләде. Китапханәче әңгәмәсен тыңлагач, балалар үз фикерләре белән уртаклаштылар. Шулай ук «Кайммәткә төшкән ләззәт» күргәзмәсе тәкъдим ителде һәм күргәзмәгә күзәтү ясалды. Наркомания - үлемгә китерүче куркыныч авыру һәм проблема, ул бик авыр чишелә һәм бүгенге көнгә кадәр эффектив дәвалау ысуллары юк. Соңыннан балалар өчен Наркотикларга каршы төшерелгән клип күрсәтелде.