Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Дети - жертвы Холокоста"

27 гыйнвар- Холокост корбаннарын искә алу көне! Холокост дип, 1941-1945 еллардагы Икенче Бөтендөнья сугышында өченче рейх тарафыннан төрле милләтләргә карата кылынган геноцид фаҗигасен атыйлар. Холокост- инглизчәдән һәм борынгы грек сүзеннән"ут белән юк итү" дигәнне аңлата. Китапханәдә мәктәп укучылары өчен "Дети - жертвы Холокоста" дип исемләнгән Холокост фаҗигасенә дучар булган аяныч язмышлар турында укучыларга виртуаль презентация тәкъдим ителде һәм китап күргәзмәсенә обзор ясалды.