Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Серле каләм иясе"

15 нче гыйнвар көнне Сөрде авылы китапханәсендә, Теләчедә яшәп, иҗат итүче үзешчән шагыйрә, җырчы Сирена Гатиятова белән "Серле каләм иясе" дип исемләнгән бик матур, җылы очрашу кичәсе узды. Ерак араларны якын итеп килгән Сиренә апага һәм аны хөрмәтләп, шушы кичәгә килгән авылдашларыма, хезмәттәшләремә, укучыларга олы рәхмәтемне белдерәсем килә. Кичәбез Сиренә апаның 2021 нче елда басылып чыккан "Гомерем келәме" дип исемләнгән китабындагы шигырьләре һәм аның кабатланмас моңлы җырлары белән үрелеп барды. Язучының тормышына, иҗатына багышлап эшләнгән презентация һәм видео-язмалар күрсәтелде. Шагыйрәбез укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, шигырьләрен укыды. Аның шигыренә язылган җырлар да яңгырады. Шагыйрәбез белән очрашуга Сөрде авылы китапханәсе каршында эшләп килүче "Ак калфак" һәм "Әдәби туган як" клубына йөрүчеләр дә килгән иде. Алар да шагыйрәгә үзләренең шигырьләрен укып, шагыйрәнең фикер-киңәшләрен алды.
Шулай ук бәйрәм кичәбезне матур җырлары белән ямьләгән Хамидуллина Алсуга, Түбән Оры клубы директоры Бәйрамова Ләйсәнгә, Яңа Кенәр мәдәният йорты директоры Сафина Гөлнурга, күп еллар Сөрде мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләгән Магсумов Мансур абыйга, аның тормыш иптәше Магсумова Рәхилә апага, хезмәттәшләрем Хәйретдинова Зөлфия апага, Ахметова  Эльвирага олы рәхмәтләрем.