Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Яңа елда күңелле яллар"

6 гыйнвар көнне Яңа ел каникуларында Сөрде авылы китапханәсендә укучы балалар өчен уен-квест үткәрелде. Укучыларны яшь аермасы буенча ике командага бүлеп, аларга махсус биремле плакатлар бирелде. Укучылар бирелгән плакатлардагы биремнәрне чиштеләр. Аннары яңа ел аппликациясе ясадылар. Ахырдан җырлы-биюле уеннар уйнап, күңел ачтык.