Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Йөрәк җылым сузам бүләккә"

8 нче декабрь көнне Сөрде авылы китапханәсе мөдире, Яңа Кенәр авылында урнашкан коррекцион интернат мәктәптә "Йөрәк җылым сузам бүләккә" дип исемләнгән, 1,2,3 сыйныф укучылары өчен уен-кичә уткәреп кайтты. Кичәбез җырлы-биюле уеннар белән үрелеп барды. Балалар уеннарда актив катнаштылар, табышмак-кроссвордларны да бик яратып чиштеләр, әкият геройлары ярдәмендә төзелгән сорауларга да җавап бирделәр. Кайберләре үзләренең хыяллары белән дә уртаклаштылар. Иң яратып уйнаган уеннары, "Түбәтәй" уены булды. Ахырдан балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кичәбез бик җанлы, җылы үтте.