Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Димада кунакта" (инвалидлар ункөнлеге)

Авырлыкны җиңәр өчен көч кирәк,
Ә кешегә һәрчак җылы сүз кирәк.
Бер назлы сүз мең дарудан көчлерәк.
Назлы сүзгә һөркем мохтаҗ, түз йөрәк.
Арабызда шундый кешеләр яши, аларга тормышта һәрбер адым, кечкенә генә җиңү дә зур авырлык белән бирелә. Әмма яшәргә омтылыш, теләк бик көчле үзләрендә. Өстәвенә әнә шул бер адымның да, кечкенә генә җиңүнең дә тәмен белеп яшиләр һәм бу гамәлләре белән сокландыралар, уйландыралар, бик күпләребезгә үрнәк-өлге булып торалар. Сүзем Сөрде авылында гомер кичерүче Наташа Пиговаева һәм аның улы Дима турында. Аларга сокланмый мөмкин түгел. Бүгенге көндә әнисе улының уң кулы, ярдәмчесе. Авылыбызда узучы бер генә бәйрәм дә алардан башка узмый хәзер. Якын- тирә авылларда үзенең җырлары белән танылып өлгерде Димабыз. Тормыштан ямь, матурлык табып яшәүче Димага бары тик уңышлар гына телисе килә. Аның әнисе турында җырлаган җырларын күз яшьләрсез тыңлап та булмый. Гел шундый максатчан булып, алга барырга, булган барлык хыялларың тормышка ашып, бәхетле гомерләр кичерергә насыйп булсын дигән теләктә калам мин аңа. Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан миндә Диманың хәлен белеп, күчтәнәчләр илтеп кайттым.