"Изге җанлы энилэр"
30 ноябрь көнне Түбән Оры авылы клубында, Сөрде авылы һәм Кзыл Яр авылы китапханәләре белән берлектә, әниләр көненә карата "Изге җанлы энилэр" исемле уен-кичэ үткәрелде. Кичәдә әниләргә төрле биремнәр бирелде. Алар шуларга җавап биреп, үзләренең җыр-биюгә, нәфис сүзгә осталыкларын күрсәттеләр.