Сюрдинская сельская библиотека - филиал № 41

"Әниемнең җылы кочагы"

Һәркемнең тормышында иң изге кеше ул – әни. Чын күңелдән безне яратучы бердәнбер кеше дә – әни. Ялгышларыбызны, хаталарыбызны һәрдаим гафу итүче, кичерә белүче иң олы йөрәкле кеше дә – әни. Ничә яшебезгә җитсәк тә, безне сабый бала кебек кайгыртып, безнең өчен ут йотып яшәүче дә – әни. Дөньяга аваз салуга ук ул безне җил-яңгырдан саклап үстерә, олы тормыш юлына әзерли, акыллы киңәшләре белән ярдәм итеп тора. 26 ноябрь көнне Югары Оры авыл клубында,  күчмә китапханә белән берлектә "Әниемнең җылы кочагы" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Китапханәче кичәдә башкорт шагыйрәсе Әнүзә Гыйззәтуллинаның "Кояш кызы" дип исемләнгән шигырен сөйләде, әниләребезне котлап үзенең яраткан җырларын башкарды. Бәйрәмебез бик матур, җылы рухта үтте.